“Белергә хокукым бар”
26 июль көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Белергә хокукым бар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвеше турында фәнни-популяр китаплар һәм нәфис китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмәдә наркоманиянең сәламәтлеккә тискәре нәтиҗәләрен яктырту омтылышы булып торды, бер минутлык ләззәт өчен үз тормышыңны һәм якыннарың, туганнарың тормышын куркыныч астына куярга кирәкме икәнлеге турында уйланырга тәкъдим ителде. Куркынычтан саклану өчен мәгълүматлы булырга кирәк. Тәкъдим ителгән материал белән танышу һәм аны анализлау нигезендә укучылар «Наркотик» дигән куркыныч сүзнең нинди булуын һәм аны куллануның нинди зарарлы нәтиҗәләргә китерүен, XXI гасыр чумасын таратучыларның нинди җаваплылыкка тартылуын аңлый аладылар.