Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

«Минем туган ягым: хәзерге, үткән, киләчәк»

 

Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган авылына, туган шәһәренә ашкынып кайта. 23 апрель көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Минем туган ягым: хәзерге, үткән, киләчәк” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә Колбай-Мораса авылының тарихы, аның үткәне һәм бүгенгесе, мәдәни кыйммәтләре, гореф-гадәтләре, туган як табигатенең байлыгы турында китаплар тәгъдим ителде.