Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“Каерса да язмыш канатымны”

3 декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Колбай-Мораса авылы китапханәсе инвалидлар көненә карата китап күргәзмәсе әзерләде .  Күргәзмәдә яралы язмышка дучар булган талантлы шәхесләребез Ф.Яруллин, Г.Сәгыйров, Б.Полевой, язучылар турында мәгълүматлар белән  танышып була.Аларның язган китаплары һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка  өмет белән карарга өндиләр.