“Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз”
Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә түземсезлек белән көтәбез.1 апрель ел саен кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан Кулбай Мораса авылы китапханәсе “Кошлар- безнең канатлы дусларыбыз” исемле рәсем конкурсы уздырды. Чара барышында китапханәче балаларга безнең якта яшәүче кошларлар турында сөйләде.Рәсем ясаүны балалар бик кызыксынып башкардылар.