Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“Язучы фронтовиклар:”Муса Җәлил-моабит дәфтәре”

Кулбай Мораса авылы китапханәсендә татар шагыйре  Муса Җәлилгә багышланган “Язучы фронтовиклар:”Муса Җәлил-моабит дәфтәре” исемле шигырьләрен сәнгатьле уку буенча конкурс булып узды.Конкурста китап укучылар ,5-8 сыйныф укучылары  катнашты. Җәлил иҗат иткән шигырьләрне балалар чын күңелдән  илһамланып башкардылар. Шагыйрьнең “Кызыл ромашка”, “Җырларым”,”Бүреләр”,“Яшь ана” Һ.б. кебек җанга үтеп керә торган  шигырьләрен Шакурова Фарида,Гиззатов Зөлфәт, Ибрагимов Илнар, һ.б.сөйләделәр. Аның шигырьләре хәзерге яшь буынга тирән белем һәм тәрбия бирә, үз Ватанына тугры булган уллар һәм кызлар булып үсүендә зур роль уйный, татар булуыбыз белән горурланырга өйрәтә. “Үлемне җиңгән шагыйрь” исемле китап күргәзмәгә күзәтү ясалды.Конкурс балалар башкаруында “Бөек шагыйрь Муса Җәлил” җыры белән тәмамланды.