“ Йөрәк җылым сиңа, Әнием... ”
Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә.
22 ноябрь көнне Кулбай Мораса китапханәсе,мәдәният йорты белән берлектә авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган “ Йөрәк җылым сиңа, Әнием... ” исемле әдәби-музыкаль кичә оештырылды.Кичәдә балалар бакчасына йөрүче балалар , мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре катнашты.Безнең кадерле Әниләребезгә багышланган матур сүзләр, җырлар яңгырады , биюләр бүләк иттеләр катнашучылар.Бәйрәмгә “Иң якты кояшым син,Әнием!” исемле китап күргәзмә ясалды.Кичә чәй табыны артында узды.