Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“Картаямыни соң йөрәк”

Көзнең бик матур чагы “Алтын көз” дип аталган чорында ,  матур бер бәйрәм билгеләп үтелә. Ул – Өлкәннәр көне. Менә быел да 1 октябрьдән 10 октябрь аралыгында өлкәннәр ункөнлеге башланып китте. Шул уңайдан, 4 октябрь көнне  Колбай Мораса авылы китапханәчесе,  мәдәният йорты хезмәткәрләре  белән берлектә “Картаямыни соң йөрәк” исемле бәйрәм  оештырылды. Өлкәннәребезгә матур  җырлар, шигырьләр, биюләр буләк иттек, бәйрәм чәй табыны артында үрелеп барды. Колбай Мораса авылы китапханәсендә Өлкәннәр көненә багышлап “Гомернең алтын көзе.Золотая осень жизни” дип аталган китап күргәзмәсе дә оештырылды.