Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне”

Җәйнең беренче көне җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көне билгеләп үткәрелә.Колбай Мораса авылы китапханәсе, авыл мәдәният йорты белән берлектә авыл мәктәбендә укучы һәм кунакка кайтучы балалар өчен “Балачак бәйрәме“ исемле уеннар  оештырылды. Балалар ике “Телепузики” һәм “Карапузики” командаларына бүленеп төрле уеннарда бик актив катнаштылар . “1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне” исемле китап күргәзмәгә күзәтү дә ясалды.Бәйрәм ахырында балаларга татлы күчтәнәчләр таратылды.Балаларыбыз ышанычын югалтмыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәргә омтылыйк. Һәр бала әти-әнисе кочагында үссен, аларга олылар тарафыннан һәрвакыт игътибар, кайгырту һәм мәхәббәт булсын. Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез.