«Китапларда сугыш дәхшәте»
Кәкре Атау авылы китапханәсендә Җиңү көненә багышлап «Китапларда сугыш дәхшәте» дигән китап кургәзмәсе ясалды.Кургәзмәгә «Батырлар китабы», «Алар җиңү алып кайттылар», «Ветеран», «Хәтер» китаплары һәм башка китаплар куелды.Китапханәгә килүчеләр үзләренә охшаган китапларны яздырып өйләренә укырга да алдылар.