”Пар канатым”
14 нче февраль көнне Кәкре Атау авылылының мәдәният йортында, китапханәче җитәкчелегендә”Пар канатым” дип исемләнгән кичә уздырылды. Бу кичәдә 50елдан алып 62 елга кадәр бергә гомер иткән парлар катнашты.Кичәбезнең беренче өлешендә аларның тормыш юлы белән таныштырылды. Икенче өлешендә гаиләләребезне тапкырлыкта сынадык”Сорау бездән-җавап сездән “ дип аталды. Бәйрәмебез җыр белән үрелеп барды. Барсыныңда балалары чәчәк бәйләмнәре белән котлады. Бәйрәмебез чәй табыны артында дәвам итте.