Барлык гаиләләребезне балалары чәчәк бәйләмнәре белән котлады.
14 нче февраль көнне Кәкре Атау мәдәният йортында, китапханәче җитәкчелегендә ”Пар канатым” дип исемләнгән кичә уздырылды.Бу кичәдә озак еллар 50 елдан алып 62 елга кадәр бергә гомер иткән парлар катнашты.Кичәбезнең беренче өлешендә аларның тормыш юлы белән таныштырылды. Икенче өлешендә катнашучы гаиләләребезне тапкырлыкта сынадык ул”Сорау бездән-җавап сездән “ дип аталды.Бәйрәмебез җыр белән урелеп барды. Барлык гаиләләребезне балалары чәчәк бәйләмнәре белән котлады. Бәйрәмебез чәй табыны артында дәвам итте.