Криво-Озерская сельская библиотека - филиал № 21
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: elmira_shar@mail.ru
  • Адрес: 423009 РТ, Нурлатский р-н, д.Кривое Озеро, ул.Центральная, д.2

Кәкре- Атау авылы китапханәсе “Чор тарихын дәфтәрләргә түгел,буразнага язып бардык без...” дип исемләнгән тыл ветераннары белән очрашу кичәсе уздырды. Очрашуда китапханәче җитәкчелегендә сугыш чоры балалары катнашты

Кәкре- Атау авылы китапханәсе “Чор тарихын дәфтәрләргә түгел,буразнага язып бардык  без...” дип исемләнгән тыл ветераннары белән очрашу кичәсе уздырды.  Очрашуда китапханәче җитәкчелегендә сугыш чоры балалары катнашты.  Өлкәннәребез сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән үз язмышлары турында сөйләделәр. Без аларны игътибар белән тыңладык, рәхмәт йөзеннән, балалар кулдан ясалган открыткалар бүләк иттек. Ветераннар безгә тыныч тормыш , сәламәтлек теләделәр.Авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара.Хөрмәтле ветераныбыз белән әңгәмәбез чәй табыны артында дәвам итте. Истәлек өчен өлкәннәребез белән бергә фотога  да төштек.