«Бөек Тукай – безнең Габдулла»
25 нче апрель Кәкре Атау китапханәсендә «Бөек Тукай – безнең Габдулла» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Китапханәгә килүчеләр әлеге күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән ныклап таныштылар. Алар Габдулла Тукайның тормышы, иҗаты һәм аның татар әдәбиятына керткән зур өлеше турындагы басмаларны карадылар. Күргәзмәдә Тукайның шигырьләре, әкиятләре, публицистик мәкаләләре, шулай ук аның иҗатына багышланган фәнни хезмәтләр тәкъдим ителде.
Китапханәчеләр кунакларга күргәзмә эчтәлеге белән танышуда ярдәм иттеләр, кирәкле мәгълүматлар белән бүлештеләр. Зур шагыйрьнең иҗади мирасы турында яңадан искә төшерү һәм аның әһәмиятен ассызыклау максатыннан оештырылган бу чара, китап укучыларда зур кызыксыну уятты.