«Җиңүне искә алыйк!»
7 нче май көнне Кәкре Атау китапханәсендә «Җиңүне искә алыйк!» дигән зур рәсем конкурсы узды. Балалар бу мөмкинлектән бик шатландылар һәм бик теләп катнаштылар! Китапханәбезгә килгән һәр бала үзенең күңел түреннән чыккан, җиңүгә булган хисләрен, патриотик рухын ак кәгазь битенә төшерде. Һәр эштә – тырышлык, хыял һәм якты уйлар. Без балаларыбызның иҗади сәләтләренә, аларның Ватанга булган мәхәббәтләренә сокландык. Конкурста җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны котлыйбыз! Киләчәктә дә мондый матур чараларны үткәрергә тырышырбыз!