Сугыш инде куптән бетте...Окоплар инде җир белән тигезләнделәр , аларны яшел чирәм каплап китте , фронт юллары урынында яңа шәхәрләр барлыкка килде , блиндажлар чәчәкләр белән капланды.
Сугыш инде куптән бетте...Окоплар инде җир белән тигезләнделәр , аларны яшел чирәм каплап китте , фронт юллары урынында яңа шәхәрләр барлыкка килде , блиндажлар чәчәкләр белән капланды.Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар . Ветераннарның хәтерендә кабат-кабат яңаралар.
Буген, 8 май көнне , мәктәп укучылары белән сугыш ветераны Гатауллин Юсуф абыйның оенә барып Җиңү бәйрәме белән котлап кайттык.Укучылар ветеранга шигырьләр сойләделәр ,җырлар җырладылар.Аның каршында баш иеп,үзләре ясаган чәчәк бәйләме белән китапханәдә әзерләнгән өчпочмаклы хат тапшырдык.Юсуф абый укучыларга сугыш чоры авырлыклары турында сөйләде , балаларга укуларында уңышлар теләде.
Картаймагыз әле , ветераннар!
Картаймагыз , әй тыңгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар.