“Әнкәем”
24 ноябрь көнне Кәкре Атау авылы китапханәчесе , мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә әниләр көненә карата “Әнкәем” дигән кичә уздырылды һәм китап күргәзмәсе оештылды.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.Әниле йорт - иң күркәм, икеләтә бәхетле йорт. Көлеп торган тәрәзәләр, сине каршы алучы,озатып калучы әниең булганда дөньяң җитеш,тормыш түгәрәк.Безне багып үстергән куллар- иң җылысы,иң мөлаем караш та ,иң самими йорәк тә бары тик әниләрдә .
Әни ...Әнкәй... Бу сүзләрдә никадәр наз, никадәр тирән мәгьнә ята.Ничә яшьтә булсак та,без әниләр өчен һаман да нарасый бала.Исән чакта аларга хөрмәтен,хасиятен биреп калыйк.Аларның күзе һәрчак тәрәзәдә...Көттермик,вакыт юклыкны сылтау итмик.Җәннәт - әниләрнең аяк астында.Алар алдында безнең бурыч- мәңгелек!