«Пушкин әкиятләренә сәяхәт»
6нчы июнь көнне Кәкре Атау авылы китапханәсендә «Пушкин әкиятләренә сәяхәт» дип исемләнгән кичә узды. Китапханәче китап укучыларны күргәзмәдәге китаплар белән таныштырды. Балалар Пушкин әкиятләре буенча сорауларга җавап биреп , Пушкинның иҗатын әйбәт белүләрен күрсәттеләр.