«Газинурның үлемсез батырлыгы»
“Современник” клубы белән эшләү максатыннан, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 19 нчы ноябрьдә Кычытканлы авылы китапханәсе, «Газинурның үлемсез батырлыгы» дип аталган күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Әлеге китаптагы геройның үлемсез батырлыгы китап укучыларда көчле горурлану хисе уятты.