“И газиз туган телем”
Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте,тарихи көзгесе.
21нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан, Кычытканлы авылы китапханәсе “И газиз туган телем” дип аталган китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәгә күзәтү үткәрелде,ул укучыларда зур кызыксыну уятты.