«Сәламәтлек зур байлык»
Сәламәтлек темасы бүгенгесе көндә иң актуаль темаларның берсе. Шул уңайдан 27 нче сентябрьдә Кычытканлы авыл китапханәсе китап укучыларга «Сәламәтлек зур байлык» дип аталган китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәгә сәламәтлек темасына кагылган китаплар куелды. Күргәзмә китап укучыларда зур кызыксыну уятты.