"Минем Ватаным - Россия"
12 июнь-Россия көне. Россия көне-ул азатлык, тынычлык һәм игелек бәйрәме. Бу бәйрәм күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген символлаштыра. Шул датага карата Кычытканлы авылы китапханәсе "Минем Ватаным - Россия" дип аталган чара уткәрде. Чара барышында китап укучылар Россия дәүләтенен символлары, бәйрәмнен тарихы белән таныштылар.
Шулай ук Россия көненә карата китап – иллюстратив күргәзмә оештырды, анда Россиянең үсеш тарихы, аның төп тарихи шәхесләре, ил һәм аның халкы өчен кызыклы һәм мөһим вакыйгалар турында китаплар тәкъдим ителде.Чара ахырында укучылар белән мастер класс үткәрелде.