«Шиһабетдин Мәрҗани - бөек татар галиме»
Шиһабетдин Мәрҗани – күренекле галим, татар мәгърифәтчесе, тарихчы, фәлсәфәче, дин әһеле. Моннан тыш филология, этнография, халык иҗаты, археология, нумизматика, география һәм башка өлкәләр белгече.
Ш.Мәрҗани татар галимнәреннән беренче буларак, татарларның килеп чыгышы мәсьәләсен күтәрә. Ул борынгы Болгарда, бик күп авылларда була, тарихи тикшеренүләр өчен материаллар туплый. Ул гомумроссия фәнни форумында чыгыш ясаучы беренче татар кешесе була.
5 нче май көнне Кычытканлы авылы китапханәсе күренекле татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани иҗатына карата «Шиһабетдин Мәрҗани - бөек татар галиме» дип аталган фәнни конференция үткәрде.