«Россиянең батыр улы - Петр беренче»
Петр беренченең 350 еллыгы уңаеннан, 5 нче апрельдә Кычытканлы авылы китапханәсе «Россиянең батыр улы - Петр беренче» дип аталган информация сәгате үткәрде. Бу чарада «Современник» клубына йөрүче китап укучылар катнашты.Чара барышында алар Петр беренченең тормыш юлы, эшчәнлеге, реформалары белән таныштылар. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Информация сәгате бик файдалы һәм кызыклы үтте.