Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

«Ленинград блокадасы»

27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе.

Шул вакыйгага багышлап Кычытканлы авылы китапханәсе «Ленинград блокадасы» исемле информация сәгате үткәрде. Чарада блокада көннәрендә Ленинград халкы, Ленинград балалары тормышын чагылдыручы «Жила была» китабыннан өзекләр кычкырып укылды. Шулай ук  китап укучылар китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чара бик өчтәлекле үтте.