“Чехов на все времена”
Быел танылган драматург рус язучысы Антон Павлович Чеховның туына 160 яшь тула. Шул уңайдан 26 гыйнварда Кычытканлы авылы китапханәсе “Чехов на все времена” дип аталган чара үткәрде. Чехов үзенең 44 еллык гомеренең 25 елын әдәбиятка багышлаган. Һәм безгә бик матур әсәрләр бүләк итеп калдырган.Бу чарада китап укучылар аның әсәрләре белән якыннанрак таныштылар.Шулай ук әзерләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Бу чара бик күңелле үтте.