”Терроризмга каршы көрәш”
Ел саен 3 нче сентябрь көнне Россиядә Терроризм белән көрәштә теләктәшлек көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан Заречный авылы китапханәсендә,бу афәтнең ни дәрәҗәдә кешелеккә куркыныч икәнен исбатлау өчен ”Терроризмга каршы көрәш”дигән темага китап күргәзмәсе оештырды.Төрле яшьтәге китап укучыларга күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде.Максатыбыз яшьләр арасында бердәмлек,татулык hәм мәрхәмәтлелек хисе,патриотик хис тәрбияләү,үз-үзеңне,якыннарыңны саклау,кайгырту йөзеннән оештырылды.