”Алар җиңү алып кайтты”
8 май көнне, Заречный авылы китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә,Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган митингта катнашты. Очрашуга килгән,укучыларыбыз,кунакларыбыз өчен ”Алар җиңү алып кайтты” дип аталган китап кургәзмәсе оештырдым. Күргәзмәгә ”Хәтер”,”Алар җиңү алып кайтты”,”Солдат җыры”,”Вечные люди”, китаплары куелган иде.Дәhшәтле сугыш елларында яу кырында башларын салган,туган якка кайткач вафат булган батырларны бер минут тынлык белән искә алынды. Укучылар Россия күләмендә узучы”Үлемсез полк”акциясенә кушылып сугыш батырларының портретларын тотып шигырьләр сөйләделәр,hәйкәлгә чәчәкләр салганнан соң истәлек фотосына төшеп,бу көннәр шулай бәйрәм рухында гына узсын,сугыш елларының авырлыгы башка кабатланмасын дигән теләк белән килгән кунакларыбыз өйләренә таралыштылар.