15 август көнне Зирекле авыл китапханәсендә “ Табигать шифаханәсе” дип аталган ачыктан –ачык сөйләшү үткәрелде. Саулык - зур байлык , дибез
15 август көнне Зирекле авыл китапханәсендә “ Табигать шифаханәсе” дип аталган ачыктан –ачык сөйләшү үткәрелде. Саулык - зур байлык , дибез. Иртәме - соңмы моның шулай икәнен һәркайсыбыз төшенә. Саулыкның байлык икәнен аны югалтканчы аңлаган кеше сәләмәтлеген саклау турында алдан кайгырта. Бер югалтсаң, тиз генә кайтарып булмый шул аны. Борын –борын заманда әби –бабайларыбыз авыруларны төрле үләннәр белән дәвалаган, үзләре белгән дәвалау серләрен буыннан - буынга тапшыра барган. Бугенге очрашуга да менә шундый буын балалары килде. Алар үзләренең тәҗрибәләреннән чыгып , безнең якларда үсүче үләннәр белән бик күп авырулардан дәвалану мөмкинлеге турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.Язмаларын укыдылар , аңлаттылар.