Июль- август айларында Зирекле авылы китапханәсе ,мәдәният йорты алдында “ Җәйге алан” дип аталган саф һавада уку акциясен оештырылды.
Июль- август айларында Зирекле авылы китапханәсе ,мәдәният йорты алдында “ Җәйге алан” дип аталган саф һавада уку акциясен оештырылды. 25 июль акцияне без балалар өчен “ Татлы сүз –җан азыгы” дип аталган әдәп – тәрбия дәресе белән башлап җибәрдек. Күргәзмәдә балалар өчен “ Тәмле сүз”, “ Вежливые дети”, “ Балачак энциклопедиясе”, С.Рәхмәтулланың
“ Сандыктагы хәзинә” һәм башка әдәпле булу серләрен чагылдыручы китаплар бар иде.
Тәртипле , тәрбияле булу турында төрле хикәяләр, шигырьләр , мәкаль-әйтемнәр укылды. Табышмак чишү, фикерләү сәләтен яхшыртучы уеннар уйнатылды.
“ Яхшы сүз дә шәфкатьле эш кебек икән. Дуслык, татулык нигезе булып та матур сүзләр санала. Ягез эле, үзегезнең яраткан уенчыкларыбызны кулларыбызга алыйк. Һәм инде аларга әйтәсе килгән иң назлы сүзләрне әйтик. Шифалы, тылсымлы сүзләрне ни кадәр күберәк куллансак теләкләрегез дә тизерәк үтәлер” китапханәченең бу уен тәгъдиме балаларга бик ошады. Алар бер –берләренә иң матур сүзләрне генә җиткерделәр.