14 июль көнне Зирекле авылы китапханәсе, мәдәният йорты, авылдашлар бергәләшеп авылыбыз халкына менә шундый истә калырдай матур, барлык дус –туганнарны очраштыручы зур бәйрәм -“ Саумысыз, авылдашлар !”
14 июль көнне Зирекле авылы китапханәсе, мәдәният йорты, авылдашлар бергәләшеп авылыбыз халкына менә шундый истә калырдай матур, барлык дус –туганнарны очраштыручы зур бәйрәм -“ Саумысыз, авылдашлар !” дип аталган авыл көне - очрашу бәйрәме оештырдылар. Туган як турында проект белән эшләүче китапханә ,бәйрәмгә “ Туган як кадерле төбәк” дип исемләнгән күргәзмәдә ясалды. Күргәзмәдә И.Диндаровның “ Зиреклем – туган җирем”китабы, авылдашлар иҗат иткән мөнәҗәт- бәетләр,шигырләр тупланмасы, авыл тарихын чагылдырган башка күп кенә мәгълүмәт чыганаклары бар иде. Районнан килгән җитәкчеләр 55 елдан артык гомер итүчеләрне , алдынгы механизаторларны, мәктәп бусагаын беренче тапкыр атлап керүче нәниләрне һәм олы тормыш юлына чыгып китүче чыгарылыш сыйныфларны тәбрикләделәр.
Авылдашлар күңелен күрер өчен барлык чараларда оештырылган иде: төрле уеннар, ярышлар, үзешчәннәр чыгышы, балалар өчен төрле уен чаралары .
Авыл көне – очрашу бәйрәмендәге татлы мизгелләр авылдашлар күңелендә бик озак сакланыр.