Зирекле авыл китапханәсендә “ Замана таләпләре” дигән мәгълүмәт дәресләре һәр даим уздырыла.
Зирекле авыл китапханәсендә “ Замана таләпләре” дигән мәгълүмәт дәресләре һәр даим уздырыла. Өлкән буын замана таләпләрен үзләштерсә, яшь үсмерләр үзләре чишә алмаган сорауларга җаваплар эзләү белән мөрәҗәгать итә. Олы юлга , тормыш юлына аяк басканда “ Укырга кая барырга ? ” , “ Нинди һөнәр сайларга ? ” дигән сораулар борчый аларны. Мондый очракта , китапханәченең китаплар, интернет челтәре аша ярдәм итүе , алар өчен зур терәк.