Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 73 ел тулды. 9 май көнне, Зирекле авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Җиңү көненә багышланган “Тыныч булсын җиребез”дип аталган бәйрәм чарасы үткәрде.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 73 ел тулды. 9 май көнне, Зирекле авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Җиңү көненә багышланган “Тыныч булсын җиребез”дип аталган бәйрәм чарасы үткәрде.Җитәкчеләр ,килгән кунаклар тыл ветераннарын Бөек Җиңү көне белән тәбрикләделәр,бүләкләр тапшырдылар. Сугышта һәләк булган авылдашларыбызның мәңгелек истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлләргә веноклар куелды. Укучылар белән берлектә ветераннарга музыкаль монтаж күрсәтелде, “ Үлемсез полк” акциясе уздырылды.
Китапханә Җиңү көне уңаеннан “ Ватанга тугыры калдылыр”дип исемләнгән сугыш чорларына багышлан китаплардан кургәзмә оештырды һәм китапларга күзәтү ясады .
Илебезнең күге һәрчак аяз булсын, сугыш афәтләре беркайчанда кабатланмасын.