1 Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме.
1 Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме. Зирекле авыл китапханәсе ,мәдәният йорты белән берлектә “ Яз.Тынычлык.Хезмәт.” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрде. Кичәдә “ Яз.Тынычлык.Хезмәт” темасына китап күргәзмәсе оештырылды. Өлкән буын өчен 1 Май элекегечә пролетар бердәмлекне, хезмәтне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры. Шуңада кичәдә балалар шигырьләр сөйләсәләр, өлкәннәр арасында хезмәт бәйгесе үткәрелде.1 Май бәйрәме илебез тарихының төрле чорларында нинди генә мәгънә салсалар да, һәрвакыт якты, шатлыклы язгы бәйрәм булып калыр дип уйлыйбыз. “Яз.Тынычлык.Хезмәт”кә багышланган бәйрәм кичәсе бик күңелле үтте.