29 апрель көнне Зирекле авылы китапханәсе Бөтендөнья сәләмәтлек көненә багышлап “ Матурлык үз кулыңда” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.
29 апрель көнне Зирекле авылы китапханәсе Бөтендөнья сәләмәтлек көненә багышлап “ Матурлык үз кулыңда” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. “Сәламәтлек ул- безнең байлыгыбыз”. Чыннан да,сәламәтлек-кеше бәхетенең нигезе,исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә,тирә-юньне танып белә,җәмгыять тормышында актив катнаша. Димәк, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, сау- сәламәт булу тормыш итү өчен иң кирәкле, кадерле, мөһим шарт булып торган. Без, үзебезнең сәламәтлегебезне дөрес итеп сакларга, кайгыртырга тиешбез. Моның өчен без ,дөрес тукланырга, хезмәтне сөяргә , спорт белән даими шөгыльләнергә тиешбез.