Ерыклинская сельская библиотека - филиал № 16
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: xgs1974@mail.ru
  • Адрес: 423012 РТ, Нурлатский р-н, д.Ерыкла, ул.Школьная 34 "Г"

7 апрель көнне Зирекле авылы китапханәсендә балалар белән берлектә “Көтә күңел кошларны” диеп аталган уен –викторина үткәрелде. Әлеге чара балаларның , кошлар турында белемнәрен тирәнәйтү, канатлы дусларыбызга мәхәббәт,

7 апрель көнне Зирекле авылы китапханәсендә балалар белән берлектә  “Көтә күңел кошларны” диеп аталган уен –викторина үткәрелде. Әлеге чара балаларның , кошлар турында белемнәрен тирәнәйтү, канатлы дусларыбызга мәхәббәт, игътибарлылык тәрбияләү максат итеп куелды. Укучылар китапханәченең  кошларга карата сорау – табышмакларына  җавап бирделәр. “ Хәрефләрдән сүзләр”, “ Кем күбрәк белә”, “ Кайсы кош –уйлап тап” кебек уеннарда бик теләп катнаштылар. Шулай ук китап укучылар  “Кошлар безнең дусларыбыз” дип исемләнгән презентацияне карап үзләре өчен кызыклы мәгълүматлар да алдылар. Чараның ахырында китапханәче иң тапкыр укучыларга бүләкләр тапшырды.Кошларга багышланган чара бик кызыклы һәм эчтәлекле үтте.