«Татарнын бер баласы…»
26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле. Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне ул. Шул уңайдан Зирекле авылы китапханәсендә бөек шагыйребезнен тормыш юлы, иҗатына багышланган "Татарнын бер баласы…" дигән исем астында китап күргәзмәсе төзелде.