Ерыклинская сельская библиотека - филиал № 16
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: xgs1974@mail.ru
  • Адрес: 423012 РТ, Нурлатский р-н, д.Ерыкла, ул.Школьная 34 "Г"

“Истә тот,онытылмас өчен!”

8май көнне Зирекле авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган митингта катнашты. Бөек Ватан сугышында  ятып калган батырларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык, һәйкәлгә веноклар  куйдык, укучылар сугыш турында  шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм үлемсез полкта катнаштылар.   Китапханәдә Җиңү көне уңаеннан “Истә тот,онытылмас өчен!” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды . Күргәзмәгә куелган китаплар  белән  китап укучылар бик теләп таныштылар. “Гордость земли Нурлатской”,”Алар безгә җиңү алып кайттылар”,”Хәтер” һ.б. Мондый сугышлар башка беркайчан да кабатланмасын иде. Илебезнең, гаиләләребезнең күге һәрчак аяз булсын иде!