Центральная библиотека

“Театр –рухи мәйдан ул!”

Россия президенты В.В.Путинның карары буенча 2019 ел Театр елы дип игълан ителү уңаеннан үзәк китапханә 9 апрель көнне уку залында

“Театр –рухи мәйдан ул!”дип аталган тематик чара уздырды. Чарада теманы яктырткан китап күргәзмәсе эшләде, видеоролик күрсәтелде. Шулай ук гомерен театрга багышлаган, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Р.Мусин, мәдәният йортының режиссёры, Татарстан Республикасының Атказанган артисты Н.Хөсәенов, “Бердәм Россиянең” Актаныш бүлеге җитәкчесе З.Г.Исламова катнашты һәм чыгыш ясады.

Ел башында “Театр яктылыкка, нурга илтә” исеме белән бәйге игълан ителгән иде, бәйгегә йомгак ясалды. Конкурста җиңү яулаган иң яхшы видеороликлар, презентацияләр күрсәтелде.

Китапханә директоры Л.Җ.Шамсунова, “Бердәм Россиянең” Актаныш бүлеге җитәкчесе З.Г.Исламова конкурста катнашучыларга рәхмәт сүзләре юллады, аларны җиңүләре белән котлады, мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырды.

 

9 апреля работники центральной библиотеки провели в читальном зале библиотеки тематическую программу под названием ”Театр-рухи мәйдан ул!”. Напомним, 2019 год Указом президента России В.В.Путина был объявлен Годом Театра. В мероприятии были показаны видеоролики на эту тему. Работала книжная выставка и обзор по этой теме. А так же в мероприятии участвовали и выступили заслуженный работник культуры Р.Мусин и Заслуженный Артист Республики Татарстана Н.Хусаенов, Руководитель Актанышского отделения «Единая Россия» З.Г.Исламова. Были подведены итоги конкурса “Театр яктылыкка, нурга илтә!”. Директор МБУ “АМЦБ” Л.Я.Шамсунова и Руководитель Актанышского отделения «Единая Россия» З.Г.Исламова поздравили всех активных участников и победителей конкурса и вручили благодарственные письма и памятные подарки.