#ЧитаемЕники
Әхлак китаптан башлана. Китап укыган кешенең күңеле чиста, ак, пакъ була. Шул уңайдан Регионара #ЧитаемЕники акциясенә кушылуны дәвам итеп 28 февраль көнне үзәк китапханә уку залында Актаныш мәктәбе укучылары белән язучының әсәрләре буенча “Әхлак дөньясына –китап аша” дип аталган әхлак дәресләре уздырды. Чарада әхлак темасын яктырткан видеоролик, Ә.Еникинең тормышы һәм иҗатына багышланган видеопрезентация, “Бер генә сәгатькә”, “Әйтелмәгән васыять”, “Матурлык” хикәяләре буенча буктрейлерлар күрсәтелде. Кичәдә “Халык күңеленә илткән юл”, “Әхлак дөньясына –китап аша” күргәзмәләре эшләде, күзәтү ясалды, күргәзмәләргә видеоролик күрсәтелде. Укучы- яшьләр әхлак, әдәп турында фикер алыштылар, Ә.Еники әсәрләреннән үзләренә ошаган өзекләрне укыдылар. Кичә ахырында әдәп-әхлак темасына мәкальләр һәм әйтемнәр буенча ярыш уздырылды.
Нравственность начинается с книг. Они делают нас добрыми, отзывчивыми и милосердными. Продолжая участие в Межрегиональной акции #ЧитаемЕники 28 февраля Актанышская межпоселенческая центральная библиотека в читальном зале провела уроки нравственности с учащимися Актанышской средней школы под названием “В мир нравственности –через книги”. В данном мероприятии был показан видеоролик о нравственности, видеопрезентация о жизни и творчестве А.Еники, буктрейлеры по его рассказам “Бер генә сәгатькә”, “Әйтелмәгән васыять”, “Матурлык”. В мероприятии работали книжные выставки “Халык күңеленә илткән юл”, “Әхлак дөньясына –китап аша” и обзор на них. Учащиеся обсудили свои точки зрения по вопросам нравственного воспитания, а так же прочитали свои любимые отрывки из произведений А.Еники. В конце мероприятия было проведено соревнование по пословицам и поговоркам на тему нравственности.