Центральная библиотека

Читаем Еники

Күренекле татар әдибе, прозаигы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга карата Благовар районы үзәк китапханәсе #ЧитаемЕники акциясе игълан итте. Шушы акция кысаларында 26 февраль көнне Актаныш җирлегеара үзәк китапханә хезмәткәрләре социаль яклау оешмасында “Күңел карурманының тургае” дип исемләнгән тематик чара үткәрде. Бу чараның кунаклары булып игелек үзәге каршында оештырылган “Гәрәбә” клубы әгъзалары һәм Актанышның лаеклы ялдагы ветераннары чакырылды.Чарада Ә.Еникинең тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация, “Бер генә сәгатькә”, “Әйтелмәгән васыять” хикәясе буенча буктрейлерлар күрсәтелде. Кичәдә “Халык күңеленә илткән язмышлар” дип аталган китап күргәзмәсе эшләде, аңа күзәтү ясалды, күргәзмәгә видеоролик күрсәтелде. Катнашучылар язучының әсәрләре буенча фикер алыштылар, әсәрләреннән үзләренә ошаган өзекләрне укыдылар. Әдәп-әхлак темаларын күтәргән рухи матурлыкка юнәлгән бу чарадан һәркем канәгатьлек хисе белән таралды.

 

Центральная библиотека Благоварского района объявила акцию #ЧитаемЕники в честь 110-летия со дня рождения татарского писателя Амирхана Еники. В рамках этой акции 26 февраля работники Актанышской межпоселенческой центральной библиотеки провели тематическое мероприятие “Күңел карурманының тургае” в организации социальной защиты. Гостями данного мероприятия стали члены клуба “Гәрәбә” при отделе социальной защиты и ветераны Актаныша. В мероприятии была показана электронная презентация о жизни и творчестве писателя. Так же были предложены буктрейлеры по его произведениям “Бер генә сәгатькә”, “Әйтелмәгән васыять”. Работала книжная выставка под названием “Халык күңеленә илткән язмышлар”, был показан видеоролик и обзор на неё. Участники мероприятия провели оживлённую беседу о произведениях А. Еники и прочитали свои любимые отрывки. Данное мероприятие, воспевшее духовную красоту человеческой души, не оставило никого равнодушным.