“Тормыш серләрен ачкан иҗат”
15 февраль көнне Актаныш үзәк китапханәсенең уку залында “Тормыш серләрен ачкан иҗат” дип исемләнгән тематик чара уздырылды. Актаныш 2нче санлы урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары әлеге чараның кунаклары булды. Алар китапханә белән таныштылар. Әлеге чара “Время читать!” видеоролигы белән башланды. Яшь укучыларга “Кешелекнең акыл дәрьясы” исеме астында өр-яңа китаплар тәкъдим ителде. Шушы күргәзмәгә күзәтү ясалды. Чара барышында 2 гыйнвар көнне үзенең 65 яшьлек олы юбилеен билгеләп үткән шагыйрь, композитор, язучы, публицист Факил Сафинның “Былбыл оясы” әсәре буенча буктрейлер күрсәтелде. 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы итеп игълан ителү уңаеннан Ф. Сафинның “Хат ташучы” хикәясе буенча әңгәмә үткәрелде. Укучылар үзләренең кем булырга теләүләрен әйтеп уздылар, хикәягә карата фикерләрен белдерделәр. Ахырдан кечкенә генә әдәби викторина уздырылды.
15 февраля работники Актанышской центральной библиотеки провели тематическое мероприятие под казванием “Тормыш серләрен ачкан иҗат”, посвящённый 65-летию поэта, композитора, писателя и публициста Факила Сафина. Гостями стали учащиеся 7 класса АСОШ №2. Они ознакомились с деятельностью библиотеки. Их вниманию был предложен видеоролик “Время читать!”, а так же выставка “Кешелекнең акыл дәрьясы” и обзор на неё. Затем следовал буктрейлер по произведению Ф. Сафина “Былбыл оясы”. По случаю объявления 2019 Годом рабочих профессий состоялась оживлённая беседа по рассказу “Хат ташучы”. Юный читатели обсудили свои будущие профессии и своё отношение к данному произведению. В конце мероприятия учащиеся поучаствовали в литературной мини-викторине.