Центральная библиотека

“Кояш янында җылылык, ана назында изгелек!”

23 ноябрь көнне мәдәният йортының кече залында үзәк китапханә хезмәткәрләре әниләр һәм технология техникумы укучылары өчен “Кояш янында җылылык, ана назында изгелек!” исемле чара уздырды. Чарада ялгызы гына 3 бала үстергән ике үрнәк әни – гомерен китапханә эшенә багышлаган Флүдә апа Гимадиева һәм тормышын почта белән бәйләгән Фәнҗия апа Харисова – үзләренең тормыш вакыйгаларын сөйләделәр, яшьләргә файдалы киңәшләр бирделәр. Зөһрә апа Митрофанова үзенең әниләр турында язган шигырьләрен укыды. Лилия Талипова матур җырлары белән чараны ямьләде. “Кояш янында җылылык, ана назында изгелек!” китаплар күргәзмәсе һәм аңа күзәтү ясалды, буктрейлер күрсәтелде. Китапханә директоры Ландыш Шамсунова әниләргә истәлек бүләкләре тапшырды, катнашучыларны китапханәгә чакырып калды. Әниләргә карата кадер-хөрмәт, олылау хисе булдыру, аларның һәркем өчен газиз, бер генә булуын төшендерү максатыннан үткәрелгән әлеге чара һәркемнең күңеленә якты хәтирә булып уелды.

 

23 ноября работники центральной библиотеки провели в малом зале дома культуры для матерей и учащихся технологического техникума мероприятие “Кояш янында җылылык, ана назында изгелек!”, посвящённое дню матери. В рамках данного мероприятия образцовые матери, в одиночку воспитавшие троих сыновей - Флюда Гимадиева и Фанзия Харисова – рассказали истории из своей жизни и дали молодым свои наставления. Зухра Митрофанова продекламировала стихи о матерях собственного сочинения. Песни в исполении Лилии Талиповой добавили мелодичности. Так же работала выставка с одноимённым названием и обзор на неё, был показан буктрейлер по данной теме. Директор библиотеки Ландыш Шамсунова вручила матерям памятные подарки, а так же призвала всех читать больше книг. Данное мероприятие, проведённое с целью прививания уважительного отношения и почтения к матерям, разъяснения незаменимости родных людей, никого не оставило равнодушным