Центральная библиотека

“Библиотөн -2025”

26 нчы апрель көнне хезмәт күрсәтү бүлеге, Россия күләмендә барган “Библиотөн -2025” акциясенә кушылып “Үзебезнең геройлар” исеме белән чара уздырды. Быел бу акция Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүгә 80 ел тулуга багышлап, "Россиядә үз героен хәтерләмәгән гаилә юк” девизы астында үтте. Технология техникумы студентлары һәм “Агыйдел дулкыннары” әдәби- иҗат берләшмәсе членнары Р.Зарипова, Ф.Зайнуллина, Ф.Ганиуллина, Д.Хайдарова, А.Галеева акция кунаклары булдылар. Кичә барышында Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операциясе геройлары турында җанлы әңгәмә корылды.Чара барышында сугыш турында күңелләрне тетрәндерә торган шигырьләр яңгырады, ә әдәби күргәзмә чарада катнашучыларны гасыр атмосферасына чумдырды.