Центральная библиотека

«Ватанны саклаучыларга Дан!» исеме белән брейнг-ринг

Укучыларда Ватанпәрвәр хисләре тәрбияләү, үз илең белән, Россия Геройлары белән горурлану хисләре булдыру максатыннан 26 март көнне уку залында, «Ватанны саклаучыларга Дан!» исеме белән брейнг-ринг уздырылды. Китапханәчеләр рус хәрби сугышлары тарихы, "Кече Ватан “ геройлары белән таныштырдылар. Соңыннан студентлар өч командага бүленеп тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. "Танып белү", "Җавабын тап", “Патриотик җырлар”, ”Сугыш турында мәкальләр җый”, "Кыр кухнясы", "Герой турында сөйлә" станцияләрендә көч сынаштылар. Сорауларга җавап биргән вакытта студентлар хәрби өлкәдәге белемнәрен күрсәттеләр.Үзара җылы мөнәсәбәттә,эчкерсез аралашу, дусларча ярдәмләшү форматында узган әлеге чарадан укучылар күтәренке кәеф белән таралдылар.