Центральная библиотека

“Илнең киләчәге –бердәмлектә!”

28 нче октябрь көнне , үзәк китапханә хезмәткәрләре “Илнең киләчәге –бердәмлектә!” исеме белән патриотик сәгать уздырдылар.Чара башында китапханәчеләр бу бәйрәмнең килеп чыгышын, Россия символлары турында сөйләделәр.Студентлар белән бергә –Халыклар Бердәмлеге көненең –дуслык, бердәмлек, мәхәббәт,тугрылык бәйрәме икәнен искәртеп үттеләр. Укучы-яшьләр китап күргәзмәсе, видеоролик белән таныштылар, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Патриотик сәгатьтә катнашучылар Россиядә күпмилләтле халыкларның бүгенгесе көндә тагын да ныграк берләшергә кирәклеген ассызыклдылар, чөнки бердәмлектә – зур көч.