«Библиотека:проблемы современного общество»
1 апреля работники отдела обслуживания, для учащиеся АОШ № 2 провели беседу за круглым столом по теме «Библиотека:проблемы современного общество».На круглый стол были приглашены и выступили помощник Главы по вопросам противодействия коррупции Валиуллина Алсу Радисовна, режиссер дома культуры им.А.Афзаловой Нур Макаримович Хусаенов. Были обсуждены глобальные общечеловеческие проблемы: основные причины преступлений, проблемы борьбы с организованной преступной деятельности, наркотическая зависимость, откуда появляется террористы и эктремисты. Была показана электронная презентация по этой теме. Работала книжная выставка “Укы! Уйлан!Тормышыңны куркыныч астына куйма!” и показана видеоролик по этой теме.
1 апрель көнне үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге, 2 нче Актаныш мәктәбенең 8 класс укучылары өчен, “Китапханә: заман проблемалары” темасында түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырды. Чарага Актаныш район хакимиятенең коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алсу Радис кызы Вәлиуллина,мәдәният йорты режиссеры Нур Хөсәенов катнашты һәм чыгыш ясады. Сөйләшү барышында кешелек дөньясындагы глобаль проблемаларның берсе булган “Ни өчен яшьләр бозык юлдан китеп бара?”,”Ни өчен наркомания юлына басалар?”, “Ак үлемгә каршы көрәш чаралары?”, “Террористлык, экстремистлык кайдан килеп чыга?” “Моның сәбәпләре нәрсәдә?” “Кешелекне борчый торган бу проблемалар каян килеп чыга?” дигән сорауларга җаваплар эзләнде. Шулай ук чарада шушы теманы яктырткан “Укы! Уйлан!Тормышыңны куркыныч астына куйма!” китап күргәзмәсе эшләде, видеоролик тәкъдим ителде.
