“Хәят”
17 март көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумының 1 курс кызлары өчен “Хәят” яшь кызлар клубының чираттагы дәресен уздырды. Дәреснең темасы “Якташларыбызның иҗат дәрьясы” дип аталды. Чара якташ язучыларыбызның иҗатына багышланган электрон презентация карау, сорау-җавап уеннары белән үрелеп барылды. Шулай ук язучыларның китаплары белән танышып, кайбер әсәрләргә анализ ясалды. Чара ахырында кызлар китапханәдән үзләренә кирәкле китапларны, журналларны өйгә укырга алды.
17 марта работники центральной библиотеки с девушками 1 курса Актанышского технологического техникума организовали очередную встречу в клубе «Хаят». Занятие клуба называлось «Якташларыбызның иҗат дәрьясы». Мероприятие сопровождалось просмотром электронной презентации, посвященной творчеству писателей-земляков. Также был проведен анализ некоторых произведений писателей. В завершение встречи девушки выбрали книги и журналы для дальнейшего чтения.
