”Моя история- мой Татарстан”
2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, ел башында “Минем тарихым-минем Татарстаным” исеме белән район күләмендә әдәби викторинага бәйге игълан ителгән иде.Бәйгенең максаты республикабызда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү, бөек шәхесләрен тану, аларның әсәрләренә мәхәббәт, милли үзаң тәрбияләү, эстетик зәвыкъ камилләштерү, китапханә эшчәнлегенең төрле формаларын кулланып, укучы-яшьләрдә туган –телебез, бөек шәхесләр турында белемнәрен арттыру, аларның әсәрләрен пропагандалау, китапка мәхәббәт тәрбияләү, китапханәгә тарту. 11 март көнне бу бәйгегә нәтиҗә ясалды. Чарада “Бердәм Россиянең” Актаныш бүлеге җитәкчесе З.Г.Исламова катнашты һәм чыгыш ясады.Әдәби викторинада призлы урыннар алучыларга, актив катнашучыларга китапханәнең мактау кәгазьләре һәм “Бердәм Россия” партиясенең истәлек бүләкләре тапшырылды.
11 марта, работники центральной библиотеки, в читальном зале провели тематическую программу под названием ”Моя история- мой Татарстан”. Напомним, 2021 год - Указом президента Татарстана Р.Н.Миннеханова в Республике Татарстан был объявлен Годом Родного языка и народного единства. В связи с этим, работниками отдела обслуживания была объявлена литературная викторина " Моя история- мой Татарстан”., Конкурс проводился в целях сохранения и развития родных языков, культуры и традиций представителей народов, проживающих в Республике Татарстан, укрепление единства многонационального народа, привлечения молодежи к чтению, научить их любить книгу. В мероприятий участвовала и выступила руководитель Актанышского отделения «Единая Россия» З.Г.Исламова. Были подведены итоги этого конкурса . З.Г.Исламова поздравила всех активных участников и победителей конкурса и вручила благодарственные письма и памятные подарки.

