Центральная библиотека

«Хаят»

28 январь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумының 1 курс кызлары өчен “Хәят” яшь кызлар клубының чираттагы дәресен уздырды. Дәреснең темасы “Тарихның онытылмас бите” дип аталды. Чара Ленинград блокадасы турында сөйләшү, сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштыру, электрон презентация, видеоролик карау белән үрелеп барды. Чара ахырында кызлар китапханәдән үзләренә кирәкле китапларны, журналларны өйгә укырга алды.

28 января работники центральной библиотеки с девушками 1 курса Актанышского технологического техникума организовали очередную встречу в клубе «Хаят». Занятие клуба называлось «Тарихның онытылмас бите». Мероприятие сопровождалось беседой о блокаде Ленинграда, ознакомлением с подвигами детей военного времени, электронной презентацией, просмотром видеоролика. В завершение встречи девушки выбрали книги и журналы для дальнейшего чтения.