“Хазина”
Борынгы заманнарда ук татар хатын-кызлары кул эшләренә оста булганнар.Сөлге, ашъяулык чиккәннәр, кич утырып йон эрләп, бәйләм бәйләгәннәр. Аларның уңганлыгын, булганлыгын кул эшләренә карап бәяли торган булганнар. Буыннан-буынга күчә торган мондый киемнәр бүгенгесе көндә дә әһәмиятен югалтмаган, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына бара. . 21, 22 декабрь көннәрендә үзәк китапханә каршында оештырылган “Хәзинә” клубының чираттагы шөгыле нәкъ шул тема буенча уздырылды.”Безнең хатын-кызларыбыз эшнең серен белгәннәр...” исеме белән узган бу чарада китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү ясалды. Регина Садыкова балалар башмагын(пинетки) бәйләү буенча мастер-класс күрсәтте,гомумән, бәйләү серләренә төшендерде.Үзара җылы мөнәсәбәттә барган бу чарадан күтәренке кәеф белән таралыштылар.
В древние времена татарские женщины с малого возраста обучались шитью, вышиванию, с большой любовью занимались рукоделием. Шили, вязали себе и своим близким одежды. 21, 22 декабря работники центральной библиотеки провели очередные занятия клуба “Хазина”.Темой этого занятия было “Татарские женщины в зеркале историй”. В мероприятии была представлена книжная выставка и обзор по этой теме. Мастер по рукоделию Регина Садыкова поделилась секретами вязания и показала мастер- класс по вязанию пинеток спецами.

